Татарстанга кабат салкыннар килә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга кабат салкыннар килә

Урыны белән -19 градуска кадәр суытачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -19..-20 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Киләсе көннәрдә, Татарстан югары басым йогынтысында булганда, явым-төшем тукталачак диярлек. 4 февральдә генә кар явачак.

Һава температурасы түбәнәя башлаячак. 4-5 февральдә төнлә -7 дән -14 градуска кадәр, урыны белән -19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндезге сәгатьләрдә -3 тән -9 градуска кадәр суытачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев