Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган.

Республика 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар тәкъдим итә алсын өчен Татарстанга федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның шул хактагы боерыгы Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасына – 2 миллиард 390 миллион 687 мең сум», - диелә документта.

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентын түли, квитанциядәге калган сумма исә федераль бюджет хисабына каплана.

Элегрәк Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия төбәкләре арасында иң түбәннәрдән берсе булуы ачыкланган иде.

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев