Татарстанга сентябрьдә кыш килде
Узган ялларда Татарстанның кайбер районнарында, ә кичә кич Казанда беренче кар төште.
Әби-бабайлар әйтүенчә, димәк, 30-40 көннән чынлап кыш җитәчәк.
Әлегә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән җепшек кар. Көндез 4-6, төнлә 0-3 градус җылы булачак.
Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanga-sentyabrd-kysh-kilde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев