Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга яшүсмерләр өчен ковидка каршы вакцинаның яңа партиясе кайтты

Сәламәтлек саклау министры урынбасары аңлатканча, балалар өчен вакцинага ихтыяҗ бик зур булган сырхауханәләр бар.

Татарстанга балалар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның яңа партиясе кайтты.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Без балалар вакцинасын даими китереп тору процессына керәбез. „Спутник М“ балалар вакцинасы дозалары китерелде», — дип билгеләп үтте спикер.

Соңгы тапкыр 960 доза комплекты кабул ителгән.

Владимир Жаворонков аңлатканча, балалар өчен вакцинага ихтыяҗ бик зур булган сырхауханәләр бар. Кайбер учреждениеләрдә «Спутник М» кулланылмыйча ята. Әмма кирәкле дозаларны бер медицина учреждениесеннән икенче поликлиникаларга күчерү мөмкин түгел, шуңа күрә беренче партиядә килгән 2700 доза әлегә үзләштерелмәгән.

Бүгенге көндә 2006 яшүсмергә вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясалган.

Искәртеп узабыз, «Спутник М» вакцинасы белән 12-18 яшьлек яшүсмерләрне коронавируска каршы вакциналау өчен кулланыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев