Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлылар Хаҗ сәфәренә китә

Бүген Казаннан беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотачак. Аларны Казан халыкара аэропортыннан туганнары гына түгел, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да озатты. "Ислам диненә тартылу елдан-ел арта, шуңа күрә Хаҗ кылырга баручыларның саны да үсә, - диде ул журналистларга. - Яшьләр күп килә. Быел Татарстанга...

Бүген Казаннан беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотачак. Аларны Казан халыкара аэропортыннан туганнары гына түгел, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да озатты. "Ислам диненә тартылу елдан-ел арта, шуңа күрә Хаҗ кылырга баручыларның саны да үсә, - диде ул журналистларга. - Яшьләр күп килә. Быел Татарстанга 1200 квота бирелгән иде, аннан соң тагын 500 урын өстәлде. Барлык урыннар да тиз арада тулды. Бездән бүгенге көнгә кадәр буш урын сораучылар булды. Алар инде 2018 ел өчен чиратка язылып куйды". Мөфти сүзләренчә, татарстанлылар гына түгел, Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләр дә Татарстан операторы аша очарга тели. "Бу күпчелек вәгазьләрнең татар телендә алып баруы белән аңлатыла. Һәм без илдә Хәнәфи мәзһәбенең бар шартларын үтәүче булып торабыз", - диде ул. Бүген Хаҗ сәфәренә Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама кебек шәһәрләреннән тыш, Уфа, Чувашиядән җыелган дин әһелләре сәфәргә кузгала. Алар беренче булып Бакуга очачак. Аннары исә Дубай аша Мәккәгә юл тотачак. ///tatat-inform.tatar.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев