Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлыларның 50% ы балыкчылардан акча алырга кирәк дигән фикердә. Ни өчен?

Бераз салкыннар җитеп, боз ката башладымы, балыкчылар боз өтенә балык тотарга ашкына башлый. Кызганыч, тиешенчә катып бетмәгән боз астына елына меңәрләгән балыкчы китә. Шушы аяныч хәлләрне күз уңаенда тотып, Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе социаль челтәрләрдә сораштыру үткәргән. "Тыелган урыннарда боз өстендә балык тотучылардан, аянычлы хәл булган...

Бераз салкыннар җитеп, боз ката башладымы, балыкчылар боз өтенә балык тотарга ашкына башлый. Кызганыч, тиешенчә катып бетмәгән боз астына елына меңәрләгән балыкчы китә.
Шушы аяныч хәлләрне күз уңаенда тотып, Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе социаль челтәрләрдә сораштыру үткәргән. "Тыелган урыннарда боз өстендә балык тотучылардан, аянычлы хәл булган вакытта, коткарган өчен акча алыргамы?" дигән сорауга җавап бирүчеләрнең фикерләре төгәл 2 гә бүленә
Халык арасында, балыкчыларны бернинди түләүләрсез коткарырга кирәк дип санаучылар саны 41%, ә үзләре үлем эзләп йөрүчеләрне, акча белән өйрәтергә кирәк диючеләр 43%, ә калган 12% ы ярдәм күрсәтелгән балыкчылардан акча алырга кирәкми, ә аларның фотоларын һәм үзләре турында информацияне бастырырга кирәк дигән фикер йөртәләр. Сорау алу вакытында "Андый кешеләрне бөтенләй коткарырга кирәкми, балык түгел, үлем эзләп баралар", дип санаучылар да бар, аларның саны 4% ны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев