Татарстанлыларны Кремль чыршысын карарга чакыралар
"Карусель"каналында 7 һәм 13 январь көнне бәйрәм чарасын карап булачак
7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысы — "Бишенче вакыт яки "Яңа елны кем уйлап тапкан" яңа ел мюзиклы кабат күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Коронавирус пандемиясе аркасында бу юлы илнең төп чыршысы Кремль сарае сәхнәсендә тамашачысыз узды. Яңа ел тамашасы Мәскәү профсоюзлары Федерациясе һәм Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Президенты Эшләр идарәсе белән берлектә оештырылды.
Әкиятнең төп геройлары - Бәйрәм Традицияләрен Саклаучы һәм Гаджет. Алар яңа ел бәйрәменең серләрен чишәләр, төрле илләрдә Яңа елны ничек билгеләп үтүләре һәм елның бишенче чоры турында беләләр. Персонажлар үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылачаклар һәм политехник Музейда, Борынгы Римда, Италиядә һәм Петровск Россиясендә булачаклар.
Татарстанлылар әкияти тамашаны «Карусель» каналында 7 гыйнварда 19.30 һәм 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев