Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстаннан хаҗ кылучыларга холера авыруы йокмаска тиеш

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Хаҗ комитетында («ТР МДН ХАҖ») Татарстаннан хаҗ кылучыларга холера авыруы йокмас, дип ышаналар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә комитетның медицина хезмәткәре Рөстәм Фәхертдинов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хаҗ кылырга теләүче мөселманнарга холера авыруы турында кисәтү таратты. Белгечләр хаҗ кылучылар холераны йоктырып, туган якларына...

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Хаҗ комитетында («ТР МДН ХАҖ») Татарстаннан хаҗ кылучыларга холера авыруы йокмас, дип ышаналар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә комитетның медицина хезмәткәре Рөстәм Фәхертдинов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хаҗ кылырга теләүче мөселманнарга холера авыруы турында кисәтү таратты. Белгечләр хаҗ кылучылар холераны йоктырып, туган якларына алып кайтырга мөмкин, дип саный. "Хәзерге вакытта Йәмәндә, шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра", - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

"Холера татарстанлыларга да йогып кайтыр, дип уйламыйм. Йәмән белән Татарстан арасында зур элемтәләр юк. Әйе, әлбәттә, хаҗ кылучылар Согут Гарәбстаныннан бу авыруны йоктырып кайтырга мөмкин, әмма анда яхшы санитар контроль оештырыла. Хаҗ кылыр алдыннан медицина хезмәткәрләре барлык кешеләрне дә тикшерә. Йәмәннан килүчеләргә аерым таләпләр, кагыйдәләр булачак, дип уйлыйм", - дип белдерде ул.

Рөстәм Фәхертдинов Мәккә шәһәреннән Татарстанга кайтучыларны аэропортта "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре көтеп торачагын әйтте.

"Татарстанга кайтучыларны аэропортта "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре көтеп торачак. Алар хаҗдан кайткан барлык кешеләрне дә төрле йогышлы авырулардан катгый тикшерәчәкләр. Әгәр дә йогышлы авыру Татарстанга да кайта икән, авыру таратучыга медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Казаннан очып китәр алдыннан хаҗ кылучыларга махсус дәресләр үткәреләчәк. Аларга нәрсә эшләргә яраганлыгын, ә нәрсәне ярамаганлыгын аңлатачаклар", - дип сөйләде Рөстәм Фәхертдинов.

"Холера, Алла боерса, Татарстанга әйләнеп кайтмас, дип ышанабыз. Моннан да яманрак очраклар булганы булды. Согут Гарәбстанында бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар", - диде табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев