Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның элекке төзелеш министры Марат Хөснуллин Россия вице-премьеры булды

Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре урынбасары Марат Хөснуллин яңа хөкүмәтнең вице-премьеры итеп билгеләнде.

Кичә Россия премьер-министры ​Михаил Мишустин тугыз урынбасарын раслады. Беренче урынбасар итеп Андрей Белоусов билгеләнде. Вице-премьерлар арасында Татарстаннан чыккан 53 яшьлек Марат Хөснуллин да бар.   Хөснуллин сәясәткә килгәнче бизнес белән шөгыльләнде. 2001 елдан Татарстанның төзелеш министры булып эшләде. Мәскәү мэриясенә 2010 елда килде. Башта ул анда төзелеш департаментын җитәкләде, дип хәбәр итә Азатлык.   Россия мәдәният министры итеп телевидениедә "Православ календарь" тапшыруы мөхәррире булган Ольга Любимова, мәгариф министры итеп – Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры итеп - Валерий Фальков билгеләнде. Саклану министры Сергей Шойгу, тышкы эшләр министры Сергей Лавров үз урыннарында калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев