Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның сигез торак пунктында беренче тапкыр кәрәзле элемтә барлыкка килде

Ел башында республиканың 14 торак пунктында кәрәзле телефон аша шалтырату мөмкинлеге булмаган

 Татарстан Республикасының сигез торак пунктында яшәүчеләр хәзер кәрәзле элемтә хезмәтеннән файдалана ала. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Быел Татарстанның 14 торак пунктында кәрәзле телефон аша шалтырату мөмкинлеге юк иде. Без 8 пунктта, элемтә операторы белән эшләп, шалтырату мөмкинлеге булдырдык. Бу торак пунктларда 50 кеше яши», — диде Хәйруллин.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Президенты Мәскәү компанияләре башлыклары белән очрашуын һәм республика халкын сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында фикер алышуын хәбәр иткән иде. Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы кәрәзле элемтә картасындагы «ак таплар»ны бетерүе турында искәртә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев