Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган

Көчле җил йорт түбәләрен алып аткан. (Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган. Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ә...

Көчле җил йорт түбәләрен алып аткан.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган.

Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ә ул арада социаль челтәрләрдә Нурлат районында агачларны аударган көчле гарасатның видеосы пәйда булды. Биредә боз да яуган.

"Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Нурлат районыннан активный фронталь циклон уза. Казанда да һава торышының бозылуы көтелә, әмма көнчыгыш районнардагы кебек үк түгел", - дип белдерде "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев