Татарстанның халык артисты кайгы кичерә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты кайгы кичерә

Апасы бүген, үзенең туган көнендә, үлгән.

Яңа гына кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинованың бер туган апасы вафат булды. 

Гөлүсә ханым әйтүенчә, апасының үпкәсенә су җыелган. Менделеевск хастаханәсе табиблары аның гомере өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Әмма Миңнегөл ханымны коткарып кала алмаганнар. 

Ул бүген үзенең туган көнендә мәңгелеккә күзләрен йомган. Аңа 13 январьдә 75 яшь тулыр иде. 

Гөлүсә ханыма авыр кайгысын үткәреп җибәрергә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен, апасының урыны җәннәттә булсын. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев