Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев вафат булды

Аңа 82 яшь иде.

Кайгылы  хәбәр килеп иреште. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев вафат булды. Әлеге хәбәрне Әлмәт театрының матбугат хезмәте җиткерде. 

 «Милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, кадерлебез Вәлиев Мөхәммәтшакир улы Камил вафат. Тормыш иптәше, театрыбызның нурлы артисты Луиза Солтанова, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, театрында ничә дистә ел гомере иңгә-иң иҗатта үткән хезмәттәшләренең, театр сәнгатен сөючеләрнең тирән кайгысын, кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә. 

Камил Вәлиев 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа. Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли. Ул режиссер буларак, Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», Ф.Садриевның «Безнең гомер язлары», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», И.Йомаголовның «Мәхәббәт кошлары», Д.Салиховның «Чукрак», Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?», Г.Исхаковның «Җырчы сандугачым» һ.б. әсәрләрне  сәхнәләштерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту үлем-китем халык артисты