Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты вафат

Җырчы авырган булган.

Кайгылы хәбәр килеп иреште, бүген  72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган. Әлеге хәбәрне  Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт Филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

- Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде, - диелә әлеге хәбәрдә.


Искәндәр Биктаһиров татар халык һәм күренекле композиторларның җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкарды. 
Ул хезмәттәшләре - Вафирә Гыйззәтуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, баянчы Рамил Курамшинның вафатын бик авыр кичерде. 

Искәндәр Биктаһиров "Күңел" радиосының "Безнең яшьлек җырлары" концертында чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма авыру сәбәпле, Чаллы тамашачысы белән очраша алмады. 

Халкыбызның яраткан җырчысы - Искәндәр Биктаһировны  иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетеннән соңгы юлга озаталар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем