Шəhри Чаллы

Татфондбанкның элеккеге башлыгын хастаханәдән тикшерү изоляторына кайтардылар

Мошшенниклык эше буенча кулга алынган Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны хастаханәдән Казанның 2 нче номерлы тикшерү изоляторына кайтардылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Роберт Мусин кирәкле медицина тикшерүен һәм дәвалануны узды. Аның сәламәтлеге яхшырды, шуңа күрә аны 2 нче номерлы тикшерү изоляторына кайтардылар», - дип белдерде идарәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко.

Искәртеп үтик, «Татар-информ» кулга алынган Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусин 9 майда ашыгыч рәвештә саалмәтлеге начараю сәбәпле хастаханәгә озатылуы хакында хәбәр иткән иде. Элегрәк Мусин сәламәтлеге начараю турында берничә тапкыр зарланган була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: