Артем Тюрин тау түбәсен үзләштерүне Европаның иң биек ноктасы - Эльбрусның көнбатыш түбәсеннән башлаган. Ә бу - 5 462 метр! Шулай да биеклек буйсынган һәм шуның нәтиҗәсендә Татарстан журналистикасы өчен мөһим вакыйга тарихка кереп калды - Эльбрус тавында безнең "ТАТМЕДИА" АҖ әләме җилферди!
Сүз дә юк, тау түбәсенә күтәрелү җиңел булмаган. "Шулай да, ниятләгән кеше өчен тормышка ашырмаслык эш юк", - ди Артем Тюрин. Тауга күтәрелүнең үз авырлыклары бар, ди. Барыннан да бигрәк һава торышын фаразлап булмау кыенлыклар тудыра икән. Хәзер чалт аяз булса, берничә минуттан күк йөзен болыт капларга, томан төшәргә һәм көчле җил чыгарга мөмкин, ди. Шуңа да әлеге команда әгъзаларының бер өлеше ярты юлдан кире борылган.
Нет комментариев