Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Татмедиа" ның адымнары ныклы

10 ноябрь Казанда "Татмедиа" җәмгыяте башлыгы Андрей Кузьмин бер генә татар газет-журналы да ябылмаячак дип ышандырды. Ул ел азагына аларның тиражлары артачагын да әйтте. Яңа ачылган "Татарстан-24" каналының районнарда татарча да сөйләячәген белдерде. Быелның җәендә республика басмаларының тиражы төшүе, узган ел белән чагыштырган 43% кимүе турында хәбәр ителгән иде. Бу...

10 ноябрь Казанда "Татмедиа" җәмгыяте башлыгы Андрей Кузьмин бер генә татар газет-журналы да ябылмаячак дип ышандырды. Ул ел азагына аларның тиражлары артачагын да әйтте. Яңа ачылган "Татарстан-24" каналының районнарда татарча да сөйләячәген белдерде.

Быелның җәендә республика басмаларының тиражы төшүе, узган ел белән чагыштырган 43% кимүе турында хәбәр ителгән иде. Бу хәлне Татарстан җитәкчелеге үз кулына алды, административ ресурслар, министрлар, район башлыклары, түрә-җитәкчеләр ярдәмендә газет-журналларга мәҗбүри яздырту чаралары күрелде.

10 ноябрь "Татмедиа" җәмгыяте башлыгы Андрей Кузьмин матбугат очрашуында тиражларның артуын, планның артыгы белән үтәлүен әйтте.

"Татар телендәге вакытлы матбугатка язылу узган елгы дәрәҗәдә бара. "Татар радиосы" хәзер безнең партнер. Анда максатчан аудиториягә реклама бара, ул язылучыларны арттырыр дип уйлыйбыз", диде Андрей Кузьмин.


"Бер генә массакүләм мәгълүмат чарасы да ябылмаячак. Журналлар ничек чыккан булса, шулай чыгуларын дәвам итәчәк. Оптимизация булачак, ул эчке эшләү тәртибенә, җитәкчелеккә кагыла. Шуңа да мин рәсми рәвештә бер генә журнал да ябылмаячак дип белдерәм", диде Андрей Владимирович.

"Татарстан-24" каналы район каналларын да үзенә берләштерәчәк икән. Андрей Кузьмин сүзләренчә, финанслау күләме артмаган, элек эшләгән KZN телеканалына каралган күләмендә калган. Финанслау тулысынча "Татарстан-24"кә күчерелгән. Соңгы айларда район редакцияләре эшләп җибәргән 200дән артык сюжет чыгарылган. Лицензия килешүе шартлары буенча барлык төбәк станцияләре әлеге каналган керәчәк, ди Кузьмин.

"Яңа каналда татарча тапшырулар, татарча яңалыклар булачакмы?" дигән сорауга да ул уңай җавап бирде.

"Әлбәттә. Татар һәм рус телендә яңалыклар, татар телендә тапшырулар ничек булса, шулай чыгачак. Гомумән районнарда татар теле калачак, Казан өчен урыс телле канал була", диде "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев