Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның автограф сессиясе була

Кичәдә язучының «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителә

16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә, драмасына да әверелә», диелә бу хәбәрдә.

Кызыксындыру максатыннан, китапка әсәрнең дәвамы буларак иҗат ителгән «Албастылар-2» әсәренең беренче бүлеге урнаштырылган.

Кичә Казанның Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан бинада 16.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев