Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татмедиа»ның Telegram-каналы караулар саны буенча Татарстанда икенче атна әйдәп бара

Җиде көн эчендә медиахолдинг каналын 862 мең 933 тапкыр караганнар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Telegram-каналы инде икенче атна рәттән республикада популяр каналлар арасында караулар саны буенча әйдәп бара. «Участковый Татарстана» Telegram-каналы шуңа игътибар юнәлткән.

«“Татмедиа“ @tatmediaofficial икенче атна рәттән караулар саны буенча беренче урында», - дип искәрткән блогер.

Статистикадан күренгәнчә, медиахолдингның Telegram-каналын 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр 862 мең 933 тапкыр караганнар. Шул ук вакытта, ул телгә алыну ягыннан өченче булган. @tatmediaofficial дип аталган популяр постны бер атна эчендә 19,4 мең тапкыр караганнар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Telegram-каналы 2019 елның августында ачылды. Каналда көн саен Татарстан Республикасындагы әһәмияткә ия вакыйгалар турында фото һәм видеолар, яңалыклар дөнья күрә. Telegram «Татмедиа» холдингы өчен социаль медиада өстенлекле мәйданчыкларның берсе санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев