Шəhри Чаллы

Түбән Кама чаңгычысы Россия күләмендәге ярышта көмеш медаль алды

Ул Татарстанның унбер чаңгычысы арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Түбән Кама чаңгычысы — халыкара спорт мастеры Алия Иксанова Чусовойда Россия кубогының 2 нче этабында көмеш медаль алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Нефтехимик» спорт клубы вәкиле Алия Иксанова ун чакрымга классик стильдә узышта туксан спортчы арасында икенче килде, Татарстанның унбер чаңгычысы арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Якташыбыз Диләрә Сабирҗанова ирекле стильдә узышта финишка 14нче килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: