Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада совет чоры Яңа ел уенчыклары күргәзмәсе ачылды

Яңа елны бәйрәм итү сугыш чорының барлык сынауларын үтәргә көч биргән, ә уенчыклар тыныч тормышка ышаныч тудырган

Шушы көннәрдә Түбән Камада совет чоры Яңа ел уенчыклары күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Исемен атарга теләмәгән коллекционер әлеге уенчыкларны «Нефтехимик» эзтабарлар отрядының «Хәрби дан» музеена Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә бүләк итте. Уенчыкларның бер өлеше сугыш чоры балаларыныкы, бу уенчыклар алар белән шул чорның бөтен авырлыклары аша узган», — ди «Нефтехимик» эзләнү отряды командиры Ольга Ланцова.

Экспозициянең нигезендә Яңа ел тематикасы юкка түгел. Яңа елны бәйрәм итү сугыш чорының барлык сынауларын үтәргә көч биргән, ә уенчыклар тыныч тормышка ышаныч тудырган. 

Күргәзмә «Түбән Кама Нефтехим» эзләнү отряды белән берлектә оештырылган. Ул эш көннәрендә 8.00 — 18.00, ә хоккей матчы көннәрендә 8:00 — 15:00 сәгатьләрдә эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев