Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада узачак Химик көненә кайсы Россия артисты киләчәк? - ПРОГРАММА

Концерт салют белән тәмамланачак.

Түбән Камада 26 майда Химик көнен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм 15 сәгатьтә «Нефтехим Арена»да башланып китә. Монда җыелганнарга «СИБУР. Тарих йөзләрдә» исемле боз тамашасын тәкъдим итәчәкләр. Программа 16:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Шуннан соң бәйрәм Нефтехимиклар паркында булачак. 17 сәгатьтән кунакларны балалар коллективлары, «Түбән Кама Нефтехим» иҗат коллективлары һәм чакырылган артистлар чыгышлары көтә.

Түбән Камада Химик көненең хедлайнерлары Олег Газманов һәм «Эскадрон» төркеме булачак.

19:30дан 20:15кә кадәр түбәнкамалылар алдында Россия йолдызлары чыгыш ясаячак. 20:15-21:45 сәгатьтә паркта дискотека планлаштырылган. Химик көне 21:45тә салют белән тәмамланачак, дип хәбәр ителә «Нефтехимик» газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев