Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Каманың беренче Сабантуй батыры вафат

Түбән Камада үткән беренче Сабантуйның абсолют батыры Маһиян ага Фәрдиев вафат. Көзгә аңа 82 яшь туласы булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Маһиян Фәрдиев 1938 елның 5 ноябрендә Кызыл Чапчак авылында туган. Авыр сугыш елларында яшьли колхозда эшли, армиядән кайткач, милли көрәш белән мавыгып китә. Сабантуйларда күп тапкырлар батыр кала.

Маһиян ага ел саен Түбән Кама Сабан туен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев