Шəhри Чаллы

Түбән Каманың беренче сәнәгать зонасы мәйданында шартлау булган

Түбән Каманың беренче сәнәгать зонасы мәйданында шартлау булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әлеге хәл кичә, 19 октябрьдә, 10 сәгать 25 минутта булган. Урынга 35, 33нче янгын-коткару часте хемәткәрләре һәм кизү торучы ягын сүндерүчеләр килгән. Ут чыгуы күренмәгән....

Түбән Каманың беренче сәнәгать зонасы мәйданында шартлау булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл кичә, 19 октябрьдә, 10 сәгать 25 минутта булган. Урынга 35, 33нче янгын-коткару часте хемәткәрләре һәм кизү торучы ягын сүндерүчеләр килгән. Ут чыгуы күренмәгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме кирәкмәгән.

Фаразлар буенча, шартлауның башлангыч сәбәбе булып, факел җайланмасында техник регламент сакланмау тора. Технология процессы бозылмаган. Эшчеләргә һәм халыкка куркыныч янамый.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/20/150687/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: