Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенең 30 еллыгын бәйрәм итәләр

Утыз ел элек биредә Хәсән Җәфәров җитәкчелегендә төбәктә беренчеләрдән булып мөселманнар берләшмәсе төзегәннәр.

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл авылында мәчет төзелгәнгә 30 ел тулды. Сугыш ветераны һәм инвалиды Хәсән Җәфәров җитәкчелегендә төбәктә беренчеләрдән булып мөселманнар берләшмәсе төзегәннәр, күп инстанцияләр узып, мәчет торгызу хокукына ирешкәннәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итте.

"Изге эштә авыл халкы нык катнашты, җирле колхоз транспорт белән булышты һәм шулай итеп коммунистлар вакытында беренче мәчет ярымайлы манарасын күккә чөйде", — дип сөйләгән үзенең тәбрикләү чыгышында К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм авылның карт имамы Таһир хәзрәт Әббәсовны Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Районның җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов азан тавышы Өчкүлдә бер дә тынмасын дип, яшь имам Рушан хәзрәт Исмаиловка Рәхмәт хаты тапшырган. Шулай ук өчкүллеләрне рухи юбилейлары белән җылы котлап, үзләренең бүләкләрен өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән Сергач, Спас, Кнәген районнары баш имамы, Пашат мулласы Марат хәзрәт Салахетдинов та Рушан хәзрәткә тапшырдылар.

“Туган як” редакциясе мәчет мәхәлләсенә мәрхүм Рифат абый Ибраһимовның 500ләп күренекле милләттәш якташларыбызның автобиографиясен үз эченә алган саллы китабын бүләк иткән.

Шуннан соң кунаклар салаватлар әйткән, Марат хәзрәт башкаруында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына, дин кардәшләребезнең көнкүрешенә нык йогынты ясаган һәм игелекләр белән сугарылган могҗизалы сәләтенә багышланган мөнәҗәтне тыңлаганнар.

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенең 30 еллыгына махсус чыгарылган календарь өләшкәннәр. Садака исәбеннән нәзер корбан итеп чалынган ике сарык итеннән Уразавылның “Кавказский рай” кафесы хезмәткәрләре 60-70 кешегә мәҗлес оештырган. Бу Рушан хәзрәт Исмаилов тәкъдиме белән эшләнгән, диелә хәбәрдә.

 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196549/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев