Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр “Нәүрүз” фестиваленә әзерләнә

1-8 июньдә Казанда "Нәүрүз" төрки халыкларының театр фестивале уза. Анда 16 илдән килгән театр коллективы, шул исәптән, Чаллы дәүләт татар драма театры да катнаша.

Театр директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, безнекеләр төрки дөньясыннан килгән Казан кунакларына Карло Гольдониның "Ике хуҗаның хезмәтчесе" комедиясен күрсәтәләр. Ул 3 июньдә Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрында була.

Бу спектакльгә тәнкыйтьчеләр дә югары бәя бирде. Артист Рәзил Фәхертдинов "Тантана" фестивалендә "Елның иң яхшы ир-ат ролен башкаручы" номинациясендә җиңде. Пьесаны драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев куйды. 22 майда тамашачылар яратып өлгергән әлеге спектакльне Чаллы театры бинасында карарга була. Белешмә өчен телефон: 38-05-78.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев