Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театрда – премьера

Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы җомга-шимбә көннәрендә тамашачыларга чираттагы премьерасын тәкъдим итте.

Спек­такль баш­корт дра­ма­тур­гы Ән­ги­зә Иш­бул­ди­на­ның “На ки­сель­ном бе­ре­гу” әсә­ре бу­ен­ча ку­ел­ды. Аны та­тар­ча­га Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Бу­лат Сә­лә­хов тәр­җе­мә ит­кән. Пье­са­ны Г.Ка­мал те­ат­ры баш ре­жис­се­ры Фә­рит Бик­чән­тә­ев­нең шә­кер­те Олег Кин­җә­гу­лов сәх­нә­ләш­тер­гән.

Ли­рик ко­ме­ди­я­дә Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тист­ла­ры Гө­лү­сә Гай­нет­ди­но­ва, Рә­фыйк Ка­ю­мов, Бу­лат Сә­лә­хов ке­бек тәҗ­ри­бә­ле ар­тист­лар бе­лән бер­гә Рә­зил Фәх­рет­ди­нов, Фә­нис Сә­хә­бет­ди­нов ке­бек яшь ар­тист­лар да үз­лә­ре­нә би­рел­гән роль­не бик ос­та баш­кар­ды­лар.

“Зәң­гәр то­ман ар­тын­да” ли­рик ко­ме­ди­я­сен­дә ва­кый­га­лар бер кеч­ке­нә авыл­да ба­ра. Ар­ми­я­дә­ге баш­баш­так­лык­ка тү­зә ал­мый­ча сол­дат Алек­сей ар­ми­я­дән ка­чып кай­та. Аны эз­ләп “Аръ­як” авы­лы­на кил­гән хәр­би ко­мис­са­ри­ат вә­кил­лә­ре авыл­да­гы ма­тур та­би­гать­кә, ты­ныч тор­мыш­ка га­шыйк бу­лып шун­да яшәр­гә ка­ла­лар...

Ре­жис­сер яңа алым­нар кул­лан­ган. Аның хез­мә­те та­ма­ша­чы­лар­ның күп­че­ле­ге­нә оша­ды. Спек­такль­не ка­рар­га баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Аб­дул­лин, мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва, Г.Ка­мал те­ат­ры­ның баш ре­жис­се­ры Фә­рит Бик­чән­тә­ев, те­атр тән­кыйть­че­се Ни­яз Игъ­ла­мов та кил­гән иде. Алар­ның кү­ңе­ле­нә спек­такль хуш кил­де.

Ту­ла­ем ал­ган­да спек­такль ки­че­реш­ләр­гә бай, ар­тист­лар ос­та уй­ный, сәх­нә би­зә­ле­ше үзен­чә­лек­ле.

Ми­ңа шәх­сән кай­бер нәр­сә­ләр ошап бет­мә­де. Та­тар те­ле­нең яз­мы­шы ту­рын­да бор­чы­лып яшә­гән­дә яңа спек­такль­дә урыс­ча җыр­лар яң­гы­ра­ды. Ике баш­корт оч­раш­кач, без­нең җыр дип “Умыр­зая” ны суз­ды­лар. Җәү­дәт Фәй­зи сүз­лә­ре­нә языл­ган та­тар җы­ры кай­чан баш­корт­ны­кы бул­ды икән?!

Спек­такль тә­мам­лан­гач та­ма­ша­чы­лар ар­тист­лар­ны бик озак ал­кыш­ла­ды­лар. Шә­һәр мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва кол­лек­тив­ны яңа премь­е­ра бе­лән кот­лап, иҗат­ла­рын­да уңыш­лар те­лә­де.

Те­атр ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов Фә­рит Бик­чән­тә­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге те­атр әһел­лә­ре бер­ле­ге­нә да­и­ми яр­дәм ит­кә­не өчен рәх­мәт бел­дер­де. “Зәң­гәр то­ман ар­тын­да” спек­так­ле те­атр әһел­лә­ре бер­ле­ге гран­ты хи­са­бы­на ку­ел­ды. Спек­такль те­атр ре­пер­ту­а­рын­да­гы та­ма­ша­чы­лар­ның ярат­кан спек­так­ле­нә әй­лән­сен иде.

Зөл­фия ИС­ЛӘЙ­ЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев