Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Текә” номерларны үзебез сайлыйбыз!

Киләчәктә, автомобильләренә дәүләт теркәү номерлары өчен саннар һәм хәрефләрне хуҗалары үзләре сайлый алачак. Ул Русия Эчке эшләр министрлыгы Хөкүмәткә керткән тиешле закон проекты кабул ителгән очракта мөмкин булачак.

Бу закон проекты тәкъдим иткән бердәнбер яңалык түгел. Яңа машиналар электрон дәүләт теркәве узганнан соң, аларга номерларны автосалоннар да бирә алачак. Бу хезмәт түләүле булачак, тарифны дәүләт куячак. Моннан тыш, кузов яисә рамдагы укылмаган идентификацияле VIN-номерлы автомобильләрне теркәү җиңеләячәк. Криминал экспертизасын уңышлы үткәннән соң, мондый машинага өстәмә маркировка салып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X