Шəhри Чаллы

Телефонга төшереп җавапка тартачаклар

Тәртип бозучыларны видеороликлар нигезендә штрафка тарта алачак. Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кулланучы видеороликлар төшерүче һәм ведомствога юллаучы махсус программаны үзендә булдыра ала. Видео төшерү спутник координаталарына бәйле була, шунлыктан роликның төшерү вакытын билгеләп, редакцияләп булмаячак.

Программа ярдәмендә кагыйдәләрне бозу очракларын: тиешсез урында тимер юлын кичү, кызыл утка чыгу, сулга борылган яки тыелган урында борылыш ясау, җәяүлегә яки махсус транспортка, өстенлекле хокукы булган машинага юл бирмәү кебек фактларны билгеләп була. Әлеге кушымта үзе әзер түгел әле, аны Элемтә министрлыгы әзерли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: