Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефоннан аралашу серен ачкан өчен...

Әлегә закон бозучы зур күләмдә штраф түләп кенә котылган.

Белорет шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кызны телефоннан аралашу серен чишкән өчен суд каршына бастырганнар.Кәрәзле элемтә челтәрендә эшләүче кызга бер таныш ир мөрәҗәгать иткән булган. Ир хатынының үзенә хыянәт итүендә шикләнгән. Кыз исә аның үтенечен үтәгән: хатынының телефоныннан башкарылган шалтыратуларны фотога төшереп алган һәм иренә җибәргән. Әлеге номер хуҗасы булган хатын хокук органнарына иренең аның телефоннан аралашуына законсыз тыкшынуы турында шикаять язган. Хокук бозучының кем икәнлеге шунда ук ачыкланган.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/14714-telefonnan-aralashu-seren-achkan-chen.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев