Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телеканалларны цифрга күчерделәр: соравы туганнарга ярдәм күрсәтеләчәк

Казан телевидениесе 1959 елның 12 октябрендә тәүге мәртәбә эфирга чыккан. Аналог форматындагы телетапшыруларның радиусы ягъни дулкыннарның барып җитү ераклыгы 60-70 чакрым булган.

Татарстанда аналог әле кала, ләкин, Россия инде күпчелек төбәкләре заманча технологиягә - цифрга күчте. Казанда да 14 октябрьдә Можайский урамындагы телевышкада телеканалларны цифрга күчерү чарасы булды.

- Илебездә әле 10 ел элек кенә дә 30 процент халык нибары 3-4 каналны гына карый ала иде, эфир дулкыннары барып җитмәде. Цифрлы технологияләр телевизион тапшырулар җиткерүне нык яхшыртты. Цифрга күчүдә төбәкләрдә проблемалар булмады, Татарстанда да булмас. Антенналар һәм приставкалар җитәрлек, бәяләрне күтәрүгә юл куелмый, – диде Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республиканың техник яктан цифрлы телевидениегә күчәргә әзерлектә булганлыгын әйтте. Цифрлы формат телетапшыруларны югары (HD) сыйфатта кабул итү мөмкинлеге тудыра.

- Телевизорларны цифрга көйләүдә булышу өчен 2700 волонтер курслар узды. Алар инде 1800 кешегә бушлай ярдәм күрсәтте. Татарстанда 157 торак пунктта, географик урнашулары җайсыз булу сәбәпле, цифрлы эфирны кабул итү кыен. Бу торак пунктларында яшәүчеләргә спутник антеннасы сатып алу өчен 7,3 мең сум акча бирелә. Шулай ук, ялгызак пенсионерларга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә антенна һәм приставка сатып алганда субсидия каралган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар күрсәтелде, - диде Айрат Хәйруллин.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, цифр форматына күчүне тарихи вакыйга, дип бәяләде. Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы җитәкчесе Владимир Якимов бераз моңсуланып та куйды.

- Телевышка 60 ел дәвамында аналогта эшләде, шушы көннәрдә юбилее булды. Инде яңа форматка - цифрга күчәбез. Хәерле сәгатьтә булсын! - диде ул.

Цифрлы телевидениегә күчүдә килеп чыккан сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен “кайнар элемтә” телефоны: 8-800-222-87-16.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/telekanallarny-tsifrga-kcherdelr-soravy-tugannarga-yardm-krstelchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев