Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Теләк чыршысы» акциясе тәмамланды

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләк чыршысы» хәйрия акциясе тәмамлана, аның кысаларында 400 гә якын яңа ел бүләге җыелды.

Акцияне Шәһәр студентлар советы «КАМАЗ» ГАҖ яшьләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, «Нур» яшьләр үзәге һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырды.
Бүләкләр җыю 10нан 23 декабрьгә кадәр барды. Чаллы студентлары тәкъдим иткән чарага, шәһәрнең югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, мәктәпләр,  «КАМАЗ " ГАҖ яшьләре бик теләп кушылды. Бүләкләр Кама балалар медицина үзәгендә дәваланучы балаларга тапшырылды. Шулай ук бүләкләрнең бер өлешен Яр Чаллы һәм Казан шәһәрендәге «муковисцидоз» диагнозы булган балалар алачак. 29 декабрьдә «Нур» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күп балалы гаиләләрдән һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бүләкләр тапшыру белән тагын бер чара узачак.
Бүләкләр тапшыру кысаларында шәһәрнең студентлар советы активистлары һәм 58нче мәктәп укучылары көче белән Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында Яңа ел тамашасы әзерләнде.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34891

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев