Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телләр турында канунны бозу өчен җәза бирелергә тиеш

14 июнь Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясап, телләр турында канун үтәлмәгән очракта җәза булдыруны кертергә кирәк дип белдерде. Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов Казанда һәм башка район-шәһәрләрдә элмә такталар мәсьәләсе кискен тора диде. Бу проблемны хәл...

14 июнь Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясап, телләр турында канун үтәлмәгән очракта җәза булдыруны кертергә кирәк дип белдерде.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов Казанда һәм башка район-шәһәрләрдә элмә такталар мәсьәләсе кискен тора диде. Бу проблемны хәл итү өчен административ хокук бозулар кодексына телләр турындагы канунны үтәмәүчеләргә җәза булдыру турында үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный Фәттахов. Аның сүзләренчә, үзгәрешләр өлгесе әзер, ул Дәүләт шурасына кертелгән.

Фәттахов документ кабул ителер һәм элмә такталар канунга ярашлы итеп ясалыр дигән өметтә калуын белдерде.

Телләрне саклау һәм үстерүнең икенче мөһим адымы итеп фән һәм мәгариф министры барлык дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә ике дәүләт телен дә белү таләбен атады. Квалификация сынауларын КФУ каршында урнашкан телләр сертификациясе үзәгендә уздырырга тәкъдим итте. "Милли мәгариф уңышлы үсеш алсын өчен мәгариф министрының гына тырышуы җитми. Балалар үз телен гамәлдә куллана алырлык тел даирәсе булырга тиеш", диде Фәттахов.

Дәүләт шурасының әлеге комитетында дәүләт телләре турындагы мәсьәлә март аенда да күтәрелгән иде. Ул вакытта мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республикада дәүләт теле булган татар теленең аянычлы язмышы турында чыгыш ясап: "Президент белгәч, ә ни өчен премьер-ми­нистрга, Дәүләт шурасы рәисенә, депутатларга, министрларга, хакимият башлыкларына, гомумән, дәүләт һәм муниципаль хезмәт­кәрләргә андый та­ләп куелмый?" дигән сорауны күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев