Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теплицаны кышын ничек карарга?

Көннәр җылыткач, теплицаны яхшылап юарга, дезинфекцияләргә кирәк. Җиргә известь катнашмасы яки кайнар су сибәргә мөмкин. Әмма соңыннан грунтны яхшылап киптерү сорала.

Теплицага, нигездә, язын гына чыксак та, аны ел әйләнәсе карап торырга тиешбез. Иң элек, корылманың каркасы сыгылмасын өчен, карын чистартып тору зарур. Әмма себеркеләр, көрәкләр белән поликарбонатка зыян китермәскә кирәк. Участокта еш булмасагыз, алдан ук ныгытып кую ягын карагыз.

Теплицаның эчке ягына кар тутыру буенча фикерләр төрле. Монда күбрәк барысы да грунтка бәйле. Әгәр сулы туфрак булса, кар да кирәкми. Өстәвенә, салкын кар теплицаның эче җылынуын тоткарлый.

Кышын барлык тишекләр дә томаланган, тәрәзәләр ябык булырга тиеш.

Яз якынлашкач, җирне казып, җылытырга кирәк.  Җир салкын булса, үрентеләр үлә яки авырый башлый. Берничә көнгә җылыту җайланмаларын кулланырга да мөмкин.

Үрентеләрне утыртыр алдыннан, җирнең өске катламын казып алырга кирәк, бу авыру таратучы гөмбәләрдән, микроорганизмнардан котылырга булыша.

Көннәр җылыткач, теплицаны яхшылап юарга, дезинфекцияләргә кирәк. Җиргә известь катнашмасы яки кайнар су сибәргә мөмкин. Әмма соңыннан грунтны яхшылап киптерү сорала.

Металл каркасларда күгәрек булса, буяп куярга кирәк.

Дезинфекция ясый торган төрле шашкаларны карап куллану зурур. Алар  кайбер теплицаларның материалына зыян сала.

Гүзәл Шиһапова.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер