Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теракт Чаллы халкын да тетрәндерде

Чаллыда "Әтиләр союзы", "Әфганстан һәм башка локаль конфликлар ветераннары" предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшләр советы метрода шарлау вакытында шәһит киткәннәр ватандашларны искә алу максатыннан акция оештырдылар. Ул Җиңү паркында узды. Чаллылылар бердәмлек, бер-береңз игътибарлы булу хакындагы плакатлар белән чыктылар. Митингта катнашучыларга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте: "Яр Чаллы -...

Чаллыда "Әтиләр союзы", "Әфганстан һәм башка локаль конфликлар ветераннары" предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшләр советы метрода шарлау вакытында шәһит киткәннәр ватандашларны искә алу максатыннан акция оештырдылар. Ул Җиңү паркында узды. Чаллылылар бердәмлек, бер-береңз игътибарлы булу хакындагы плакатлар белән чыктылар.

Митингта катнашучыларга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мөрәҗәгать итте: "Яр Чаллы - үзенчәлекле шәһәр. Шәһәрдәшләребез максатчан булулары өстенә, башкалар кайгысына да битараф түгел Кеше хәсрәтен үзеңнекедәй итеп кабул итү - ул көчлелек билгесе" - диде ул. Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова үз чыгышында терроризмны бары бердәмлек белән генә җиңеп булуын ассызыклады. Ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп "Провокациягә бирелмәгез, һәрвакыт, һәркайда игътибарлы булыгыз!" - диде. Чыгышлардан соң чарада катнашучылар һавага ак шарлар очырдылар, өәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев