Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үтерүчегә – 7 ел колония

Үтерү Сидоровка бистәсендә агымдагы елның 11 июлендә булган иде.

Үтерүчегә – 7 ел колония

Танышын үтергән өчен Чаллы хатын-кызын 7 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Чаллы прокуратурасы 33 яшьлек хатынга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны 7 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрү турында карар кабул итте. Бу хакта ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Үтерү Сидоровка бистәсендә агымдагы елның 11 июлендә булган иде. Эчеп утырганда гражданин А белән бәхәс килеп чыга. Хатын пычак белән А.га 2 тапкыр кадый. Алган җәрәхәтләрдән ир кеше шунда ук үлә.

Хатын гаепне тулусынча таный.

Әлегә карар үз көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев