Шəhри Чаллы

Террактны Россия, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан булган кешеләр тарафыннан оештырылган

Истанбулның Ататөрек исемендәге һава аланындагы шартлауларны чыгышлары белән Россиядән, Кыргызстаннан һәм Үзбәкстаннан булган кешеләр оештырган. Бу хакта, Рейтер агентлыгына сылтама белән, "РИА новости" хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 28 июнь кичендә Истанбулның Ататөрек исемендәге халыкара һава аланында өч шартлау булды. Соңгы мәгълүмат буенча, теракт нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган, шул исәптән 13 чит ил гражданы. 239 кеше яраланган.Тикшерүләр барышында өч кешене һава аланына китергән такси йөртүчесе тикшерүчеләргә аларның чит телдә сөйләшкәннәрен һәм ул телне аңламаганын белдерде.

Шартлатучыларны Ататөрек һава аланына кергәндә полиция тикшермәгән. Такси йөртүче террор кылуда шикләнелгән өч кеше халыкара очышларның килү терминалында төшереп калдырган. Чемоданны ачып юлчыларның берсе Калашников автоматы алып машиналар торган парковка, икенчесе халыкара рейсларның килү терминалына, өченчесе китү терминалына киткән. Таксидан төшкән өч кешенең калын киенгән булуыннан шикләнеп бер кеше полициягә хәбәр иткән, полиция хезмәткәре аларның берсенең документын сораган. Шул вакытта ул кеше ут ачкан. Парковкада атышлар башлангач, терминалда икенче террорчы үзен шартлаткан.Соңыннан бандитларның өчесе дә үзләрен шартлаткан.

Төркия Премьеры Бинали Йылдырым хәбәр иткәнчә, җыелган дәлилләр терактның "Ислам дәүләте" (ДАИШ, Россия Федерациясендә тыелган) тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: