Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТЭЦка – 50 ел

Чаллы ТЭЦы төзелүгә ярты гасыр. Бу еллар эчендә предприятие Татарстанның гына түгел, Россия энергетика сәнәгатенең дә алдынгылар исемлегенә керде.

17 декабрьдә предприятие бинасында данлыклы коллективның үткәне һәм бүгенгесенә багышланган музей ачылды. Тантанада чыгыш ясаган «Татэнерго» ААҖ  генераль директоры Раузил Хаҗиев: «Биредәге экспонатлар белән мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр танышырга тиеш, чөнки бу ТЭЦ тарихы гына түгел Чаллы, энергетика тарихы», – диде. 
Юбилейга багышланган бәйрәм чаралары «Энергетик» мәдәният сараенда дәвам итте. Кунаклар һәм предприятие хезмәткәрләре предприятие турында фильм һәм театраль тамаша карадылар. 
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыяте  генераль директоры Раузил Хаҗиев, Чаллы муниципаль берәмлеге  башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина станциянең алдынгы хезмәткәрләренә РФ Энергетика министрлыгының, шәһәр хакимиятенең, «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятенең, «Бөтенроссия электропрофсоюзлары»ның бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдә шулай ук династияләр дә бүләкләнде, бер төркем уңганнарның фотолары предприятие диварындагы Мактау тактасына һәм китапка кертелде. 
Ирина Сәгыйдуллина коллективка шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерде. «Чаллы ТЭЦы – ярты миллионлы шәһәрнең йөрәге. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә йөзләгән предприятие һәм оешма, социаль-мәдәни объектлар, федераль хакимият хезмәтләре уңышлы эшли. Шәһәрдәшләрнең фатирлары якты һәм җылы. Бу – Әнвәр Хаҗиев җитәкчелегендәге коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Коллектив яңа технологияләрне гамәлгә кертә, энергиягә сакчыл караш тәрбияләүгә, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгына игътибарны арттыра», – диде ул. 
Чаллы ТЭЦы директоры Әнвәр Хаҗиев үзенең чыгышында хезмәт ветераннарына һәм эшчеләргә рәхмәт белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм юбилей