Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТФБның 45 эшкуар-клиенты 90 млн сумнан артык суммада микрозайм алды

"Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм фонды" коммерцияле булмаган оешмасына «Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән 1652 эшкуар мөрәҗәгать итте, аларның 652се ташламалы шартларда микрозаймнар алу мәсьәләсе буенча, дип сөйләде әлеге фонд генераль директоры Андрей Афонин.

Хәзер микрозайм алуга 97 гариза каралышта, 73е буенча (137 млн сумга) микрозайм бирү турында карар чыгарылган. Әлегә 45 эшкуар 90 млн сумнан артык суммага микрозайм кулга төшергән.

Искәртеп үтик: 2016 елның 14 декабрендә «Татфондбанк» клиентларына акча салдыруда хисап-касса хезмәте күрсәтми башлады һәм банкоматлар аша акча салдыруга чикләү кертте. Икенче көнне Россия Үзәк Банкы кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлыча хакимият билгеләде, әлеге кредит оешмасының элеккеге хакимият органнары вәкаләтләрен туктатты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы моны иминият очрагы буларак таныды.

21 декабрьдә шушы агентлык банк-агент сыйфатында 5 банкны сайлап алды һәм «Татфондбанк»ка акча салганнарның иминият акчалары 26 декабрьдән «Сбербанк», «ВТБ 24» банкы, «Россельхозбанк», «ФК Открытие» банкы һәм «Ак Барс» банкы аша түләнә башлады. «Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән эшкуарлар өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, республика Икътисад министрлыгы карамагында эш төркеме төзелде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев