Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тибрәнде күңелнең мең кылы

Шәһәрнең 12нче татар китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, шәһәрдәшебез, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Сирень Якупова иҗатына багышланган "Серле тормыш бары җирдә генә" дигән әдәби кичә үтте. Анда Сирень Якупованы шагыйрә буларак бәяләүче, иҗатын яратучы шәһәрдәшләребез җыелган иде. Күпләр Сиреньнең иҗатын ярата, шигырьләре аша аны үз итә. "Нәкъ...

Шәһәрнең 12нче татар китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, шәһәрдәшебез, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Сирень Якупова иҗатына багышланган "Серле тормыш бары җирдә генә" дигән әдәби кичә үтте. Анда Сирень Якупованы шагыйрә буларак бәяләүче, иҗатын яратучы шәһәрдәшләребез җыелган иде.

Күпләр Сиреньнең иҗатын ярата, шигырьләре аша аны үз итә. "Нәкъ менә мин уйлаганны, мин кичергәнне ничек оста итеп әйтеп биргән бит", - дип сокланалар. Хис-кичерешләре тәңгәл булганга күрә дә күңелләрне айкап, җан-бәгырьгә үтеп керә шул аның шигырьләре.

Сирень чәчрәп чыгып, үзен күрсәтеп, мин мин микән дип, күкрәк киереп йөрүчеләрдән түгел, татар хатын-кызына хас булган әдәп-итагатьне үзенә җыйган үтә дә тыйнак, шул ук вакытта үз бәһасен белә торган зат. Шагыйрәнең иҗатына багышланган кичә нәкъ менә аның үзе кебек ихласлыгы, ачыклыгы белән аерылып торды. "Тел өстенә тел куеп" сүз сөйләү, ялганга төрелгән ясалма матурлык, купшы сүзләр булмады анда. Кичәне алып баручы китапханә хезмәткәре Зөлфия Шәкүрова да Сирень турында туры фикерле, гадел шагыйрә, күңеле кушканча яза, иҗат итә, дип төгәл генә әйтте дә бирде.

Иҗатын яратып, барлап торучылар белә: төрле елларда Сирень Якупованың "Йолдызлы уйлар", "Ике гасыр баласы мин", "Яшәү сере", "Өстәгеләрдән дә өстә" китаплары нәшер ителде. Укучыларын сөендереп дөнья күргән "Кар юлы" шигырьләр җыентыгы өчен Сирень Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. "Язганнарыма бик зур бәя булды, Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә рәхмәт", - диде ул котлауларны тыйнак кына кабул итеп.

Шигърияткә гашыйк тамашачылар да, кичәдә катнашучы Чаллы язучылары да Сирень Якупова иҗатына үз бәяләрен бирделәр. "Саҗидә апа Сөләймановалардан соң шигърияткә бик күп шагыйрәләр килде. Араларында Сирень кебекләре юк. Ул яңа бер биеклектә", - диде Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин. Зур әдәби мохиттә Сирень Якупованың үз урыны булуын, Чаллы язучылар оешмасының секретаре буларак та аның зур эш алып баруын искәртте. Шагыйрь Рәшит Бәшәр Сиреньнең иҗатын Анна Ахматованыкы белән тиңләштерә икән, аның ирләрчә кырыс та, шул ук вакытта хисле дә шигъриятенә соклануын җиткерде. "Сиреньнең иҗатын башкалада да югары бәялиләр. Премиягә тәкъдим иткәч тә, бертавыштан хупладылар", - диде ул.

Кичәдә шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Күңелнең мең кылына кагылып, керфекләрне яшькә чылатканнары да, бар сагышны таратып, елмайтканнары да - бердәй затлы һәм күңелгә якын Сирень шигырьләренең.

Шигырьләре генә түгел, Сирень Якупованың тамашачы сорауларына җавапларында сызылып үткән гыйбарәләре дә ("Әниле һәм әнисез елларым тигезләште быел", "Авылда да авылны сагынып шигырь язармын" һ.б.) кайта-кайта уйланырга мәҗбүр итте тамашачыны. Хисле күңелләргә менә дигән бәйрәм бүләге булды ул кичә.

Илгизә ГЫЙЛЬМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев