Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тикшерүче: Чаллыдан 62 яшьлек пенсионер экстремистлыкта гаепләнә

Тикшерү фикеренчә, пенсионер ханым «Нурҗарлар»халыкара берләшмәсендә торган

Чаллыда яшәүче 62 яшьлек хатын экстремизмда гаепләнә. Хатын-кызның хокукка каршы эшчәнлеген 2020 елның мартында туктатканнар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе.

Тикшерү фикеренчә, пенсионер ханым «Нурҗарлар»(*Россиядә тыелган экстремистик оешма) халыкара берләшмәсендә торган. 2015 елда ул Чаллыда әлеге берләшмәнең ячейкасын төзи һәм гражданнарны конспиратив фатирда җыя. Биредә экстремистлык әдәбиятын өйрәнгәннәр, «Нурҗалар»идеяләрен пропагандалаганнар.

Шикләнелүче җинаять кылуга катнашы барлыгын танымаган. Җинаять эше карау өчен судка җибәрелде.

Чыганак:Челны-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев