Тимати - татар язучысы оныгы
Тумышы белән Баулы районыннан булган әдип үзгәртеп кору елларыннан башлап, татар мәдәнияте әдәбияты турындагы язмалары, хикәяләре белән танылу алган иде.
Россиянең танылган рэп-башкаручысы Тиматиның татар язучысы оныгын белә идегезме әле? 36 яшьлек туган көнен билгеләп узгач, мәгълүмат чаралары кызыклы фактларны ачыклаган.
vestikamaza.ru язганча, туган көнен Тимати Мальдива утрауларында каршы алган. Тиматиның әнисе Симона Юнысова үзенең аккаунтларында улының туган көненнән алган тәэсирләре белән уртаклашкан, диелә хәбәрдә. Улының, ниһаять, үсүен, аның өчен борчылмаска да була, ди ул язган хәбәрендә.
Шунда ук чыганак Тиматиның нәсел тамырлары Татарстанга барып тоташуы турында искәртә. Җырчының бабасы танылган әдип Вахит Юныс икән. Тумышы белән Баулы районыннан булган әдип үзгәртеп кору елларыннан башлап, татар мәдәнияте әдәбияты турындагы язмалары, хикәяләре белән танылу алган иде. 2006 елда вафат булып, туган авылында – Исергәп авылында җирләнгән.
Вахит Юнысның улы Илдар эшмәкәрлек юлыннан китә. Яһүди Симона белән никахтан Тимур туа. Чыганак шулай ук Тиматида татар каны агуына карамастан, аның татар телен белмәвен, хәтта бабасы туган-җирләнгән авылда булмавын да искәртә...
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/timati-tatar-yazuchysy-onygy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев