Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Тимер атлар”га ут капмасын

Күп кенә машина йөртүчеләр автомобиль двигатален суынмасын өчен гади одеял яки киез тукыма белән каплап куюны дөрес саный. Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча бу ысул бик куркыныч! Япмаларга янгын кабу ихтималы зур.

Тагын да куркынычрагы киезгә әкрен генә бензин парлары сеңү сәбәпле, автомобильнең бер мизгелдә шартлавы ихтимал. Шуңа күрә бу очракта машина капотының эчке ягын җылылыкны чыгармый торган махсус теплоизоляцион материаллар белән җылытырга киңәш ителә. Бу материаллар югары температурага чыдам, янмый торган булырга тиеш. Ә иң дөресе кибеттән сертификат үткән автоодеяллар сатып алу. Яз җитү белән җылыт-кычларны алып куярга онытмаска гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев