Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тимур Ногманов банк лицензиясе алыну сәбәпле бәладә калган эшмәкәрләргә аңлатма язды

Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов банк лицензиясе алыну сәбәпле бәладә калган эшмәкәрләргә мәгълүмати ярдәм бирү йөзеннән, үзенең Инстаграм аккаунтында аңлатма язды. Закон нигезендә, оешма бөлгенлеккә төшкән очракта, кредиторлар компенсация алырга хокуклы. Тимур Ногманов язганча, кредиторлар реестры автомат рәвештә формалашмый, эшмәкәр шәхсән гариза тапшырырга тиеш.

Үзәк банк тарафыннан лицензияләре алынган "Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкор банк"ның эшмәкәр клиентларына кредиторлар реестрына эләгү өчен түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк:

1. Эшмәкәрләр советы сайтында (http://sovet.tatarstan.ru/faq/) бланк алырга һәм аны тутырырга;

2. Гаризаны почта аша вакытлыча хакимият (Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (Агентство страхования вкладов), Мәскәү шәһәре, Высоцкий урамы, 4 йорт) адресына җибәрергә яки банкның үзәк офисына китерергә;

3. Гаризага банк белән мөнәсәбәтләрне бәйләгән документны беркетергә (бу банк хисабы яки калган сумма турындагы белешмә кәгазе булырга мөмкин);

Вакытлыча хакимият 30 көн эчендә ресстрга кертү яисә кертмәү турында карар кабул итәргә тиеш.

Тулырак мәгълүматны 203-29-08 телефоны буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев