Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Типсен, туктамасын йөрәкләр!

Хәзер кардиология ярдәме таләп ителгән кешеләргә ерактагы федераль медицина үзәкләренә барырга кирәкми. Республика Кардиология үзәгендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан заманча, сыйфатлы дәвалану тәэмин ителә. Биредәге кардиохирургия ярдәменең 95 проценты - югары технологияле.

Үзәктә бик авыр операцияләр дә гадәтигә әйләнде, алар: тумыштан булган яисә яшәгәндә алынган йөрәк авыруларын коррекцияләү, коронар артерияләрне стентлау һәм ангиопластика ясау һәм башкалар.
Биредә инновацион ысуллар кулланыла: гибрид технологияләр, кардиовертер-дефибрилляторлар, кардиостимуляторлар имплантацияләре.
Ел саен кардиология үзәгендә хирургия дәвалавы һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау буенча 20дән артык яңа ысул кертелә.
Елдан-ел операцияләр һәм тикшеренүләр саны арта бара. Бүген аларның саны 20 меңгә якын.
Республика кардиология үзәге үз юнәлеше буенча илдә беренче бишлеккә керә.
Йөрәк ритмы тайпылышларыннан ясалган операцияләр дә арта бара. Соңгы биш елда алар 11,5 процентка үскән, 1424тән 1588гә җиткән.
Үткән елда тумыштан йөрәк тайпылышы булган 491 балага операция ясалган.
Яңа хирургия корпусын төзү югары технологияле ярдәмне тагын да киңрәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/18648-tipsen-tuktamasyn-yrklr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев