Тире күчереп утырттылар - Чаллыда яшәүче катлаулы операция кичерде
Операция 5 сәгать дәвам итте.
Чаллыда яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз катлаулы операция кичерде. РКБ табиблары җилкәсендәге тирене муенына күчереп утыртты. Бу – республикада беренче шундый очрак.
Табиблар әйтүенчә, шәһәрдәш хастаханәгә март аенда ук эләгә. Аның кулында зажигалка шартлый. Тәненең күп өлеше пешә. 3 ай дәвамында ул авыр хәлдә була. Табиблар яныннан да китмиләр. Янган җирләренә тире күчереп утырталар. Әмма хатын-кызның муен өлеше тартылып төзәлә. Шул сәбәпле башы күкрәгенә таба тартылып тора. Ул йоклаганда һәм ашаганда кыенлыклар кичерә.
Микрохирурглар катлаулы операциягә алына. Җилкәсендәге тирене муенына күчереп утырталар. Операция 5 сәгать дәвам итә. Тернәкләнү өчен дә атналар кирәк була. Хәзерге вакытта зыян күргән хатын-кыз яңача яшәргә өйрәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев