Тюбингта шуган кыз мәңгелеккә күзләрен йомган
Яңалыклар тасмасы

Тюбингта шуган кыз мәңгелеккә күзләрен йомган

Әлеге фаҗига Казан янында була.

20 яшьлек кыз тюбингта шуарга бара. Ул таудан төшкәндә коймага барып бәрелә. Травмалар ала.

Аның якыннары ашыгыч ярдәм хезмәте чакыралар. Тик кыз алган җәрәхәтләрдән вафат була.

«Татар информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, кыз Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты студенты була. 

Аны кадерле кешеләре, төркемдәшләре, укытучылары бүген соңгы юлга озата. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев