Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән Гарәфә көне

11 сен­тябрь - Га­рә­фә кө­не. Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд га­ләй­һис­сә­ләм бо­лай ди­де: "Га­рә­фә кө­нен­дә ура­за тот­кан ке­ше­гә Ал­лаһ үт­кән һәм ки­лә­се ел­ның гө­наһ­ла­рын га­фу итәр дип өмет­лә­нәм". Кор­бан бәй­рә­ме ал­дын­нан бу­ла тор­ган Га­рә­фә көн­не Хаҗ кы­лу­чы­лар Мәк­кә янын­да­гы Га­рә­фә та­вы­на ба­ра­лар һәм тау итә­ген­дә на­маз укый­лар.

Та­гын бер хә­дис­тә: «Иң күп ке­ше Га­рә­фә кө­нен­дә тә­муг га­за­бын­нан ко­ты­ла­чак», - ди­е­лә.
Пәй­гам­бә­ре­без (с. г. в.): «Ал­ла­һы Тә­га­лә кар­шын­да из­ге га­мәл кы­ла тор­ган көн­нәр ара­сын­да Зөл­хиҗ­җә ае­ның ун кө­нен­нән дә сө­ек­ле­рә­ге юк», - ди­гән. Зөл­хиҗ­җә­нең си­ге­зен­че кө­не - Уй (Тәр­ви­яһ) кө­не. Бу көн­не Иб­ра­һим (г. с.) улы Ис­мә­гыйль­не кор­бан итү ха­кын­да төш кү­реп, «Бу нин­ди төш икән?» - дип уй­ла­ган көн бу. Бе­раз ал­га­рак ки­теп шу­ны­сын да әй­теп узыйк: Иб­ра­һим (г. с.) ма­лае уры­ны­на кор­бан­га тә­кә ча­ла­сын аң­ла­гач, сө­е­не­чен­нән: «Ләә илә­һә ил­ләл­ла­һү үә Ал­ла­һү әк­бәр», - дип әй­тә. Һәм Ис­мә­гыйль (г. с.), Ал­лаһ­ның үзен исән кал­дыр­га­нын бел­гәч, «Ал­ла­һү әк­бәр! Үә лил­лә­ә­һи хәм­де», - ди. Шу­шы өч зат - Җәб­ра­ил фә­реш­тә, Иб­ра­һим (г. с.), Ис­мә­гыйль­нең (г. с.) сү­зе бү­ген­ге көн­гә ка­дәр тәк­бир бу­лып то­ра.
Га­рә­фә кө­нен­дә ир­тән­ге на­маз­дан баш­лап Зөл­хиҗ­җә ае­ның 13 нче кө­нен­дә­ге икен­де на­ма­зы­на ка­дәр егер­ме өч фа­рыз на­маз­ның һәр­кай­сын­нан соң сә­лам бир­гәч, Ал­ла­һы Тә­га­лә­не олы­лап, Аны дан­лап бер мәр­тә­бә тәк­бир әй­тер­гә ти­еш бу­ла­быз. Тәш­рикъ көн­нә­ре бу­ла бу. Имам вә җә­мә­гать бе­лән на­маз укы­ган­да тәк­бир­нең вә­җиб бу­лу­ы­ның мәгъ­нә­се - адәм ба­ла­ла­ры Җир йө­зе­нә яшәр өчен яра­тыл­ды, адәм ка­ны ко­ел­ма­сын, хай­ван ка­ны гы­на ко­ел­сын, дип сө­е­неч­тән тәк­бир әй­тү­дә­дер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев