Шəhри Чаллы

Тиздән – изге сәфәргә

Хаҗ кылу - Исламның биш баганасының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр хаҗга барырга тиеш. Мөселман кардәшләребездә әлеге изге гамәлгә кагылышлы сораулар күп туадыр. Чөнки барысын да җиренә җиткереп, төгәл башкарасы килә. Моны күздә тотып хаҗ кылыгу кагылышлы сорауларның берничәсенә ачыклык кертергә булдык. Хаҗ кылуның...

Хаҗ кылу - Исламның биш баганасының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр хаҗга барырга тиеш. Мөселман кардәшләребездә әлеге изге гамәлгә кагылышлы сораулар күп туадыр. Чөнки барысын да җиренә җиткереп, төгәл башкарасы килә. Моны күздә тотып хаҗ кылыгу кагылышлы сорауларның берничәсенә ачыклык кертергә булдык.

Хаҗ кылуның фарызлыгы турында Коръәндә һәм хәдистә әйтелгәнме?

«Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». «Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды».

Зур һәм кече хаҗ кылуның аермасы бармы?

«Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Көче җиткән кешегә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыздыр». Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», - дигән.

Мәдинәдәге Пәйгамбәребезнең мәчет-каберенә баргач, үзеңне ничек тотарга кирәк?

Мәчеткә кергәч, ике рәкәгать намаз укы. Мөхәммәд галәйһиссәламнең кабере янында: «Әссәламегаләйкүм йә Рәсүлуллаһ» дип әйтергә ярый.
Гыйбадәт вакытында йөзең белән Кәгъбә тарафына борыл, ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, Аллаһы Тәгаләдән генә сора, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм инде вафат, ул үзе Аллаһы Тәгалә ярдәменә мохтаҗ

Кәгъбәне тәваф кылганда, кайберәүләр төрле догалыклар язылган китапчыкларны укып баралар. Шул сәбәпле башкаларга да комачаулыйлар. Болай укып бару ярыймы?

Тәваф вакытында башка хаҗиларга комачаулап, китапларга карап укып бару дөрес түгел. Фәкать «Йәмән почмагы» һәм «Кара таш» арасында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Раббәнә әтинә...» догасын укыган.

Хаҗиларның Мәккәи-Мөкәррәмәдән соң Пәйгамбәребезнең кабер шәрифенә барулары нинди гамәлдән санала?

Хаҗиларга Мәдинәи Мөнәвәрәгә барып, Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең кабер-шәрифе булган Рузаи-Мөтаһһәрәне зиярәт кылу бик олуг мөстәхәб гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Каберемне зиярәт кылучы - шәфәгатемә ирешүче», - дип әйтеп калдырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: