Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түлә һәм тынычлап яшә

Районда җылыту сезоны һава торышына бәйле рәвештә быел иртәрәк башланды. Бу торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең әзерлегенә дә бәйле. Моңа халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләве дә йогынты ясый. Кызганыч, районда бу күрсәткеч яхшы түгел. Бүген тукайлыларның торак-коммуналь предприятиеләр алдындагы бурычы 47 млн 493 мең сум тәшкил итә. Шуның 2 млн 768 мең сумнан артыгы җылылык өчен. Круглое Поле поселогында урнашкан «Доверие» идарә компаниясе 82 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Бу 100 мең квадрат метр торак мәйдан дигән сүз. Әлеге компаниядә эшләрнең торышы турында аның җитәкчесе Вера Игнатьева белән сөйләштек.

– Вера Корбангалиевна, «Доверие» – Тукай районында иң эре идарә итү компанияләренең берсе. Торак-коммуналь хезмәт тармагында сез күптәннән эшлисезме?
– Идарә итү компаниясе 2013 елда барлыкка килде. Бүген безнең компания Круглое Поле, Кама поселогы, Бәтке, Биклән, Иштирәк, Мәләкәс авылларында күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтә. Компаниянең төп бурычы – йортларда имин һәм уңайлы яшәешне тәэмин итү. Фатир хуҗалары белән килешү нигезендә идарәче компания торакны җылылык сезонына әзерли, өй коммуникацияләренең яхшы эшләвен тәэмин итә. Йорт алды территорияләрен төзекләндерү һәм җыештыру да безнең өстә. Подъездлар ремонтлау, түбәләрне төзекләндерү кебек агымдагы ремонт эшләрен гамәлгә ашырабыз. Күпкатлы йортлар территорияләрендәге балалар мәйданчыкларының торышы өчен дә җавап бирәбез. Бүген безнең коллективта 35 кеше эшли. Җәйге чорда мәшгульлек үзәге аша өстәмә эшче көчләр дә җәлеп итәбез.
– Сез хезмәт күрсәткән йортлар капиталь ремонт программасында ничек катнаша?
– Идарә компаниясе оешканнан бирле 32 йортта капиталь ремонт ясалды. Ремонт барышында канализация, су, электр челтәрләре тулысында алыштырылды, фасадлар яңартылды, түбәләр төзекләндерелде. Быел Бәтке авылының Гагарин урамында урнашкан 22нче йорт капиталь төзекләндерелә. Финанслауның гомуми күләме 8 млн сумнан артык. Аның хисабына фасад, түбә, су, канализация, электр белән тәэмин итү, инженерлык системалары ремонтлана. 2020 елга Бәтке авылының Үзәк урамындагы 11А йорты һәм Круглое Поле поселогының Гагарин урамындагы 3нче йорт капиталь ремонт планына кертелгән. Бу бик уңай күренеш. Совет заманында төзелгән йортларның кыйммәте күзгә күренеп арта.
– Идарә итү компаниясенең иң зур проблемасы – торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Сезнең компаниядә эшләр ничек тора?
– Бүгенге көнгә безнең йортларда яшәүчеләрнең 3 млн сумнан артык бурычы бар. Түләмәүчеләрнең иң күбе Круглое Поле, Бәтке җирлекләрендә яши. Круглое Поле поселогында гына халыкның бурычы 1 млн 900 мең сумнан артык. Бурычның иң күп өлеше Гагарин урамында урнашкан 4нче йортка туры килә – 1 млн 700 мең сум. Кайбер милекчеләрнең 300әр мең сум бурычы бар. Кибеттә товар өчен, чәчтарашта, җәмәгать транспортында хезмәт күрсәткән өчен вакытында түлибез. Коммуналь хезмәтләр өчен дә шулай кирәк бит югыйсә. Биклән, Иштирәк җирлекләрендә яшәүчеләр бар түләүләрне вакытында башкара, бурычлылар бөтенләй юк.
– Гагарин урамының 4нче йортында нинди кешеләр яши соң?
– Әлеге йорт 1977 елда тулай торак тибында төзелгән. 5 катлы йортта 2 подьезд, барлыгы 73 фатир. Әлеге йорт модульле котельный хисабына җылытыла. Нигездә, биредә шәһәрдән килеп төпләнүчеләр яши. Араларында төрле милләт, социаль катлам вәкилләре бар. Йортның бурычлары булса да, 2009 һәм 2011 елларда дәүләт программасы хисабына капиталь ремонт үтте. Агымдагы ремонт буенча узган ел подъездлар тәртипкә китерелде, быел подъезд эчендә ишекләр алмаштырылды, балконнар төзекләндерелде, баскычлар ремонтланды. Башкарылган эшләр күп, әмма әлеге йортта яшәүчеләр моны аңламый.
– Ваемсызлар тарафыннан җыелган бурычлар нинди нәтиҗәләргә китерә?
– Иң беренче чиратта, җылылык, энергия, су ресурслары белән тәэмин итүче оешмаларга бурычлар намуслы милекчеләр хисабына башкарыла. Әйтик, 5 ай эчендә генә Гагарин урамы 4нче йортка хезмәт күрсәтү 838 мең сумга төште. Шуның 659 мең сумы фатир хуҗалары тарафыннан түләнде. 180 мең сум бурыч килеп җитмәде. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәркем үз вакытында түләп барса, күпме подъезд яңарыр, тәрәзәләр, суүткәргечләр алыштырылыр һәм башка эшләр башкарылыр иде. Вакытында түләмәүчеләр аркасында намуслы кешеләр төзекләндерү эшләреннән мәхрүм.
– Андыйлар белән ничек көрәшәсез?
– Беренче чиратта бурычы булган фатир хуҗасын чакырабыз. Җирлек башлыгы, участок вәкаләтлесе белән берлектә аларга РФ Торак кодексы турында искәртәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Нигездә, җаваплар «Бер эшемне югалттым, кредит түлим, бурычны соңрак каплыйм» рәвешендә. Арада түләмим дип кырт кисүчеләр дә бар. Чакырып та килмәүчеләрнең фатирларына чыгабыз, бурычның ни рәвешле җыелганын, хәл итү юлларын бергәләп эзлибез. Иң соңгы чиратта судка бирәбез. Суд приставлары бу очракта бурычлының мал-мөлкәтенә арест сала. Әмма кайберәүләрнең алыр әйбере дә юк. Кызганычка каршы, бурычларны кайтаруның иң нәтиҗәле ысулы бүгенгә бер генә – милекченең шәхси счетларына арест салу. Дүрт ел эчендә шушы Гагарин урамы 4нче йорт буенча гына 14 суд эше каралды, 238 мең сум акча кайтарып алдык.
Шушы көннәрдә генә бу йортка рейд уздырдык. 38нче фатирда яшәүче өйдә булмады, 32,43нче фатирларда ишек ачмадылар. 46нчы фатир хуҗасының 199 мең сум бурычы бар. Хуҗа аңлатканча, ул сәламәтлеге какшау аркасында эшли алмый, кызы бүгенге көндә эш эзли икән. Без, үз чиратыбызда, кызына идарә компаниясенә җыештыручы булып эшкә урнашырга тәкъдим иттек. Тик уңай җавап ишетмәдек. Сүз дә юк, бурычны җыюы җиңел, ә менә түләве бик авыр. Төрле хәлләр була, авыр хәлдә дә калырга мөмкин. Андыйларга социаль яклау үзәге һәм идарәче компанияләр белән килешү төзеп, бурычларын һәр айга бүлеп, өлешләп кайтару мөмкинлеге дә бирелә.

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/tl-m-tynychlap-yash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X